Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Кротов катнашты.
«Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлары» темасына доклад белән министр Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Ул урман хуҗалыгының төп үсеш юнәлешләре буенча эшчәнлеген анализлады. Бу – урманнарны саклау һәм яклау, урманнарны торгызу, урман үстерү, республиканың биологик төрлелеген саклау, кадрлар сәясәте.
Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 2012 елда матди-техник база, ведомствога караган учреждениеләрнең автопаркы ныгытылды, 2011 елдагы кебек үк республиканың урман фондында бер янгын да булмауга ирешелде. 2011 елның гыйнварында сафка бастырылган Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 12 миллион данә ябык тамыр системалы элиталы утырту материалы үстерелде. 55 «Урман» ДБУ питомникларында 70 миллион данә үсенте үстерелде.
2012 елда 2327 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шул исәптән, 1972 га урман утырту, 334 га табигый яңаруга ярдәм итү, 20 га катнаш торгызу – бу исә еллык планның 100 %ын тәшкил итә. 1589 га мәйданда эрозиягә каршы урман утыртылды. Республика территориясендә имәнлекләрне торгызу өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов һәм Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы ярдәме белән 2013 елда Кайбыч районында Россиядә бердәнбер «Россия имәнлекләре» Фәнни-тикшеренү үзәге төзелә башлаячак.
2013 елда «Алабуга» үзенчәлекле икътисад зонасында Төркия фирмасы «Кастамону Энтегре» агач эшкәртү заводының беренче чираты эшли башлаячак. Аның өчен агачны республика урманчылыклары тәэмин итәчәк, ләкин әле республика урманнарында 2005 елдан бирле уздырылмаган урманны төзекләндерү эшләрен башкарасы бар.
Н.Г. Мәһдиев әйтүенчә, 2012 елда, Татарстанда Тарихи һәм мәдәни мирас елында, урманчыларга йөкләнгән Казанның тарихи үзәгендәге агач биналарны торгызу вазифасы уңышлы үтәлде.
Кадрлар сәясәте буенча, министр мәктәп урманчылыклары эшчәнлегенең яхшыруына һәм республика урман хуҗалыгының киләчәге өчен көчле резерв булачагына игътибар итте.