Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елның 1 нче кварталында федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында гавами фикер алышу булды. Чара, норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен типик һәм массакүләм бозуларны аңлату максатында, Zoom платформасы базасында конференция режимында үткәрелде.
Утырышта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Төп нотык белән дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул, 2020 елның 5 аенда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы урман фонды җирләренә 6,9 мең патрульлек үткәрелде һәм административ хокук бозулар турында 299 беркетмә төзелде, дип сөйләде. Иң еш хокук бозулар булып урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу тора.
«Законсыз агач әзерләүне, транспортлауны һәм эшкәртүне булдырмас өчен, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, стационар һәм күчмә үлчәү контроле постларында кизү торулар оештырыла, дәүләт урман инспекторларының эчке эшләр хезмәткәрләре белән (юл-патруль хезмәте нарядлары) уртак рейдлары үткәрелә, – диде Айрат Әхмәров. – Агымдагы елның 15 нче июненнән 15 нче июленә кадәр «Лесовоз» операциясен үткәрү, постларда агач ташуны контрольдә тотуны катгыйландыру күздә тотыла».
Айрат Әхмәров шулай ук Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм булдырмау, гражданнарның гаризаларын һәм мөрәҗәгатьләрен карау йомгаклары буенча ведомствоара комиссия эшенә дә тукталды.
Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1 нче июненә Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге белгечләре тарафыннан урман законнары таләпләре бозылу фактлары буенча гражданнарның һәм юридик затларның 63 мөрәҗәгате карап тикшерелгән. Мөрәҗәгатьләрнең төп темалары – урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу (санкцияләнмәгән чүплекләр), урман утыртмаларын кисү һ.б.
Утырыш ахырында федераль дәүләт урман күзәтчелеге өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.