Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Утырышны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачып җибәрде һәм эш регламентын җиткерде. Чарада нотыклар белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәп баручы консультанты, коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова һәм юридик бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Венера Мәнихова чыгыш ясады.
Үз чыгышында Эльвира Зыятдинова утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән 2020 елның беренче кварталында коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре белән таныштырды. Аерым алганда ул, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар катнашында коррупциягә каршы юнәлештәге чаралар санын арттырырга һәм аларны массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуны көчәйтергә тәкъдим итте, дип сөйләде.
Шулай ук Эльвира Зыятдинова Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең 2019 елда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру һәм 2019 елда коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре турында күзәтүен дә тәкъдим итте.
Венера Мәнихова 2019 елда һәм 2020 елның 5 аенда норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләренә тукталды. Аның сүзләренә караганда, узган елда – 55, быел 31 норматив хокукый акт проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән. 2019 елда бәйсез экспертлардан 18 бәяләмә керде, 2020 елда бәяләмәләр булмады, дип билгеләп үтте Венера Мәнихова.