2010 елда Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы тарафыннан «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия программасы гамәлгә куела. Аның максаты – Россия Федерациясе өчен табигый, мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия булган уникаль агачларны эзләү һәм саклау, аларга дәүләт тарафыннан саклана торган табигый объектлар статусын бирү, Россиядәге карт агачларның бердәм илкүләм реестрын формалаштыру, үсеп килүче буынга экологик һәм патриотик тәрбия бирү.
10 ел эчендә программаның www.rosdrevo.ru сайтына Россия Федерациясенең 76 субъектыннан илкүләм реестрга кертү өчен тәкъдим ителгән агачлар белән 900ләп гариза җибәрелгән, 216 агач «Агач – тере табигать һәйкәле» статусын алган.
Программа кысаларында ел саен үткәрелә торган «Елның Европа агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы булып торган «Россиянең ел агачы» конкурсы, арбористика буенча Россия чемпионаты (агачларны карау буенча канат техникасын куллану), түгәрәк өстәлләр, очрашулар, конференцияләр, «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» бөтенроссия фотоконкурсы, балалар рәсем конкурсы һәм башка чаралар үткәрелә.