ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бәйрәм һәм ял көннәрендә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контрольне көчәйтәчәк

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бәйрәм һәм ял көннәрендә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтәчәк. «Хәзер янгын чыгу хәтәренең III классы булуга карамастан, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урман фонды территориясендә патрульлек итүне көчәйтергә, табигатьтә ял итү урыннарына аерым игътибар бирергә һәм халык арасында аңлату эшләрен оештырырга кушылды», – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров.

Урман фонды территориясендә урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында Татарстанда урман хуҗалыклары каршында II типлы 18 янгын сүндерү станциясе һәм ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ каршында III типлы 5 янгын сүндерү станциясе эшли. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 675 кеше, җиһазланыш – 342 төрле техника. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта гомуми исәбе 2822 кешелек өстәмә көчләрне һәм янгын сагы бүлекчәләре һәм оешмалары чараларын җәлеп итү күздә тотыла, аларда 512 берәмлек техника бар.

Билгеләп узарга кирәк, 90% очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора. Урманда янгын чыгу очрагына тап булсагыз, бу хакта кичекмәстән 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International