Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Алабуга муниципаль районында булды. Максаты – «Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышу. Объектларны караганда аны җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев һәм урман хуҗалыгы директоры Миннегаян Мөхәммәтҗанов озата йөрде.
Аерым алганда, Рәис Гомәров Менделеевск участогының 16, 51, 112 кварталларында һәм Алабуга урманчылыгындагы Морт участогының 6, 31 кварталларында утыртылган урман культуралары сыйфатын бәяләде. Рәмис Гыйлаҗиев быел урманчылык территориясендә 56 га мәйданда – урманнарны торгызу, 40 га – яр-сыза утыртмаларын утырту, 0,6 га – базислы урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылуы турында сөйләде. Хәзерге вакытта урман культураларын агротехник карау эшләре башкарыла, бүгенге көндә 102 га мәйданда эш башкарылган, аларга 22 кеше җәлеп ителгән.
Министр урынбасары шулай ук Менделеевск участогының 85 кварталында яшь үсентеләргә уздырыла торган тәрбияви кисүләр барышы белән дә танышты, базислы урман питомнигын һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ җитештерү участогын карады.