Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада Республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Утырышта нотыклар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.
Илгизәр Зарипов «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә укырга кабул итү кампаниясе башлануы турында сөйләде. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала.
«Көллияттә студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Әлеге мәгълүматны муниципаль районнарыгызда 9 нчы сыйныф укучыларына җиткерүегез турында үтенәм», – диде ул.
Рәис Гомәров Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру, техниканы нәтиҗәле эшләтү һәм Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү мәсьәләләренә тукталды. Аның сүзләренә караганда, Әлмәт, Әлки, Чирмешән, Баулы һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыклары хезмәткәрләре дәүләт йөкләмәсен үтәү буенча алдынгылар рәтендә. Мамадыш, Лениногорск, Нурлат, Аксубай һәм Әгерҗе урманчылыклары белгечләренә эшне куәтләргә кирәк.
Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул урман хуҗалыгы директорларына учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру планын эшләргә кушты. «Муниципаль районнардагы предприятиеләргә һәм оешмаларга нинди хезмәтләр күрсәтә алуыгызны анализлагыз, – дип билгеләп үтте министр. – Аңлыйм, пандемия нәтиҗәләрен исәпкә алып, бу безнең республика өчен генә түгел, тулаем ил икътисады өчен дә җиңел түгел. Әмма безнең уртак бурыч – урман хуҗалыгын саклап калу һәм бу чорны җитди өзлегүләрдән башка гына уздырып җибәрү».
Моннан тыш, Равил Кузюров утырышта катнашучыларның игътибарын дәүләт йөкләмәсен сыйфатлы итеп һәм үз вакытында үтәүгә, урман культуралары, урман янгыннарын сүндерү һәм агач әзерләү техникасын һәм җиһазларын саклауны оештыруга, шулай ук Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча булачак Россиякүләм тавыш бирүгә юнәлтте.
«Безнең барыбызның да чын-чынлап тарихи вакыйгада – Россиякүләм тавыш бирүдә катнашу һәм илнең киләчәк үсешендә төп векторны билгеләү мөмкинлеге бар», – диде ул.
Ахырда Равил Кузюров Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе COVID-19 таралуын кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында искәртеп узды. «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының төп байлыгы – алтын фонды – һәрвакыт кешеләр булды һәм шулай булып калачак, дип бер генә әйтмәдем. Пандемиянең кимүе безне сөендерә, әмма бу әле без контрольне киметергә тиеш дигән сүз түгел. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм барлык куркынычсызлык чараларын төгәл үтәгез», – дип ассызыклады ул.