«Рунга» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче кыз бала юниорларның «Подрост» XVII Бөтенроссия урман конкурсы финалында катнашачак

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның 22-26 нчы июнендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы юниорларның «Подрост» XVII Бөтенроссия урман конкурсының финал этабын үткәрә. Бу юлы, санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, финал видеоконференция режимында узачак.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Урман белеме һәм урманчылык», «Урман хайваннары экологиясе», «Урман үсемлекләре экологиясе», «Табигать саклау буенча проект эшчәнлеге», «Урман хуҗалыгы профилендә һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы укучыларның иң яхшы сынау-тикшеренү эше». Әлеге этапта жюри илнең 46 төбәгеннән 83 финалист эшен караячак. Конкурста катнашучыларның берсе Буа районы Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Ырынгы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Дарья Самаркина булачак. Финалда ул үзенең «Урман гүзәлен саклыйк» дигән фәнни-тикшеренү эшен («Проектлы табигать саклау эшчәнлеге» номинациясе) тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерик, юниорларның «Подрост» Бөтенроссия урман конкурсы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм «Балаларның федераль экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү ФДБМУ тарафыннан 2004 елдан бирле үткәрелә. Анда гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм урман профилендәге дәүләт урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International