Татарстанда «Лесовоз» операциясе үткәрелә

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Лесовоз» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Аның максаты – республикада законсыз агач әзерләү, ташу һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмау.

Шулай итеп, агымдагы елның 15-21 нче июнь көннәрендә дәүләт урман инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, 26 рейд үткәргән, урман материаллары белән төялгән 35 машина тикшерелгән, хокук бозулар ачыкланмаган. «Лесовоз» операциясе 15 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка гына, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; юридик затларга,  агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка гына, 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International