Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында соңгы чара узды. Казан шәһәренең Вишневский урамы, 31 адресы буенча Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган каһарманнар истәлегенә агачлар утыртылды. Чарада Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре катнашты.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе агымдагы елның 18 нче мартыннан 22 нче июненә кадәр үткәрелде. Аны оештыручылар – Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту иде.

Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 508 мең агач, шул исәптән 398 мең агач – урман фонды территориясендә һәм 110 мең үсенте – муниципаль районнар территориясендә утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International