Татарстан урманнарында авиапатруль үткәрелә

2020 елның 26 июне, җомга

Татарстан Республикасында янгын чыгу хәтәренең IV классы билгеләнү сәбәпле, урман фонды авиация ярдәмендә тикшереп торыла. Бүген «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ хезмәткәрләре Cessna 172 очкычында территорияне карап чыгачак.

Маршрут Татарстанның 14 муниципаль районындагы урман фонды территориясен колачлый. Маршрутның гомуми озынлыгы 568 км тәшкил итә. Шуның белән беррәттән, республикада янгын чыгу хәтәре янаган торышка җир өсте һәм космик мониторинг дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор 2020 елның 6 нчы апрелендә башланды.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, урманнарда түбәндәгеләр тыела:

1) ылыслы яшь агачлар арасында, янгын булып узган, зыян салынган урын кишәрлекләрендә, торфлыкларда, агачлар киселгән (диләнкеләрдә), агач кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән үзагачтан чистартылмаган урыннарда, үләне корыган урыннарда, шулай ук агачларның ябалдашлары астында учак ягу;

2) янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсеннән көл, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ташлау;

3) ау вакытында ягулык яисә пыскып торучы материаллардан файдалану;

4) бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, пәҗи, мамык һ.б.) шуның өчен махсус каралмаган урыннарда калдыру;

5) двигатель эшләп торганда эчке янулы двигательләр бакларына ягулык салу, туклану системасы төзек булмаган двигательле машиналардан файдалану, шулай ук ягулык салына торган машиналар янәшәсендә тәмәке тарту яисә ачык уттан файдалану;

6) урманнарны көнкүреш, төзелеш һәм башка төр калдыклар белән чүпләү.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International