Кичә, 25 нче июньдә, урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урман тармагы ветераны, Татарстан АССРның элеккеге урман хуҗалыгы министры Әбүзәр Гаянов белән очрашты. Ул ветеранга фидакарь хезмәтләре һәм республиканың урман комплексы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде һәм аңа «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен, шулай ук ТР урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатын тапшырды.
Саубуллашканда, Илгизәр Зарипов Әбүзәр Гаян улына нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде.
Гаянов Әбүзәр Гаян улы 1936 елның 6 нчы августында Мамадыш районы Ахман авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1956 елда башлап, ул Минзәлә урман хуҗалыгының баш урманчысы, ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының бүлек башлыгы, инструктор, КПСС Татарстан өлкә комитетының урман хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары булып эшләгән. 1984-2001 елларда Әбүзәр Гаянов ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгын (1992 елдан – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгын) җитәкли. Аның җитәкчелегендә урман орлыгы базасын, питомник хуҗалыгын үстерүгә, яклагыч урманнарны үрчетүгә, агач эшкәртүгә һәм урман утыртмаларының токым составын яхшыртуга аерым игътибар бирелә. Шулай ук ул елларда республикада юл буе кар саклагыч полосаларга нигез салу буенча да зур эш башкарыла. Әбүзәр Гаян улы нәтиҗәле, фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен «Татарстан АССР Атказанган урманчысы» (1968 ел) һәм «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы» (1999 ел) мактаулы исемнәренә лаек була.