ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре башкарылган урманнарны торгызу эшләренең сыйфатын тикшерә

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2020 елда урманнарны торгызу һәм утырту материалын үстерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерә башлады, шулай ук урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләргә кереште. Август ахырына кадәр белгечләргә 31 урманчылыкның урман фонды территориясендә һәм 31 урман хуҗалыгының урман питомникларында булырга туры киләчәк.

Бүген Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм урманнарны үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Андрей Атаманов Әлки муниципаль районында шундый тикшерү белән булды.

Ул ТР «Әлки урманчылыгы» ДКУ Чуаш Кичүе, Базарлы Матак, Юхмачы һәм Чернореченск участокларында утыртылган урман культураларының сыйфатын бәяләде. Базарлы Матак участогы урманчысы Рәфис Фәттахов аңлатмалар биреп барды.

Шулай итеп, быел Әлки урманчылыгы территориясендә 29 га мәйданда урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү эшләре башкарылган, урман питомнигында 0,58 га мәйданда орлык чәчелгән.

Андрей Атаманов бәяләвенчә, барлык эшләр дә вакытында агротехник срокларда кирәкле таләпләргә туры китереп башкарылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International