Республикада урман үсемлекләре орлыкларының иминият фондын формалаштыру эше алып барыла

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасында урман үсемлекләре орлыкларының иминият фондын формалаштыру эшләре алып барыла. Ел ахырына кадәр барлыгы 120 кг орлык әзерләү планлаштырыла.

Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды, уңышсыз еллар булган очракта, урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләрен тәэмин итү максатында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды. Орлыклар ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең Саба муниципаль районы, Лесхоз бистәсендәге махсус складында саклана. Хәзерге вакытта фондта 359 кг ылыслы токым орлыгы бар, шул исәптән 195 кг – нарат, 150 кг – чыршы, 14 кг – карагай орлыгы.

Белешмә өчен. Иминият фондларына корткычлар белән зарарланмаган һәм патоген микрофлорасы булмаган, башлыча даими урман-орлык базасы объектларында, югары продуктив утыртмаларда әзерләнгән, чәчүлек сыйфатларын таныклый торган сертификатлары булган, үсеш алу энергиясе югары күрсәткечләргә ия 1 нче класс сыйфатына караган орлыклар салына. Уңышлы елларда, инде формалаштырылган иминият фонды булганда, ул яңартыла, бу очракта булган орлыклар тулысынча яки өлешчә әзерләнгән орлыкларга алмаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International