Татарстанда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. Эшләр барышында, агымдагы елның 2 июленә, гомуми озынлыгы 50 км булган янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм аларны үзгәртеп кору эшләре башкарылган.

Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүматны үз эченә алган 790 данәдән артык стенд, билге һәм күрсәткечләр куелган, урманнарга килүче гражданнар өчен 225 ял итү урыны төзекләндерелгән.

Исегезгә төшерик, элек республикада янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу һәм яңарту эшләре тәмамланган иде. 2670,2 км яңа полоса булдырылган һәм гомуми озынлыгы 5448,9 км булганы яңадан каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International