ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елда урманнарны яңадан торгызу буенча эш йомгаклары турында фикер алыштылар

2020 елның 3 июле, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елда урманнарны яңадан торгызу буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре Тимур Галиев, Фәнил Әхмәдуллин һәм Азат Корбанов катнашты.

Киңәшмә барышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә агымдагы елда урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча эшләрнең үтәлеше, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенең нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар каралды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре Идел буе федераль округында беренчеләрдән булып 2020 елның язгы урман-культура сезонын төгәлләгән. Аның кысаларында 2304,6 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган, шул исәптән 2193 гектарда урман культуралары утыртылган, 102,6 гектарда – урманнарны үрчетү, 9 гектарда катнаш урман торгызу эшләре башкарылган.

Хәзерге вакытта ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре урманнарны торгызу эшләрен башкаруга керешкән. Урманнарны яңадан торгызуның әлеге ысулы туфрак өслеген минераллаштыру, табигый үстерү һәм агачларны аударганда шытымнарны саклап калу юлы белән кыйммәтле токым шытымнарының табигый торгызылуы өчен иминлекле шартлар булдырудан гыйбарәт. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 2480 га мәйданда башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International