Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор дәвам итә

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, ул агымдагы елның 6 нчы апрелендә башланып китте.

«Урман янгыннарына каршы көрәштә төп эш юнәлеше – аларны кисәтү. Шуңа бәйле рәвештә хәзерге вакытта янгын чыгу хәтәре янаган вәзгыятьне күзәтеп тору эше көчәйтелде, шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы һәм халык арасында агитация-профилактика эше дә алып барыла, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Ел башыннан бирле республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылуга юл куймау турында 1,4 мең данә кисәтү бирелде һәм аларны бозган өчен 92,5 мең сумлык 19 карар чыгарылды».

«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, 2020 елның 6 нчы июленә гомуми 65,7 гектарлы мәйданда урман фондына чиктәш территорияләрдә 221 янып китү очрагы теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International