Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре базислы урман питомнигында сезонлы эшләр башкара

2020 елның 7 июле, сишәмбе

«Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре базислы урман питомнигында сезонлы эшләр башкара. Урман хуҗалыгы питомнигы Чирмешән урманчылыгының Казан участогындагы 45 нче кварталда урнашкан, аның мәйданы 11,2 га тәшкил итә.

«Быел без питомникта 0,7 гектар мәйданда орлык чәчтек. Нарат, каен, сабаклы имән, Европа чыршысы, вак яфраклы юкә һәм ланцетлы корычагач орлыгы чәчелде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. – Хәзерге вакытта шытымнарны карыйбыз. Бу, әлбәттә инде, даими су сибү, чүп үләннәренә каршы көрәш һәм рәтләр арасында туфрак эшкәртү».

«Шулай ук ике еллык, өчьеллык үләннәрне карау буенча да эш алып барабыз, – ди Николай Кваков. – Быел 2021 елда урманнарны торгызу эшләре өчен 300 меңнән дә ким булмаган стандарт утырту материалы үстерергә планлаштырабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International