ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы татарстанлылардан урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорый

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Кайбер муниципаль районнарда кирәгеннән артык эссе көннәр башлану сәбәпле, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы татарстанлылардан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорый. «Статистика мәгълүматларына караганда, урманда барлыкка килгән 10 янгынның 9ы кеше аркасында килеп чыга. Ягъни янгыннарның 90%ы урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итүгә бәйле, – ди ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Без гражданнардан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен, учак якмауларын һәм урман янгыннарына сәбәп булырга мөмкин булган чүп-чар калдырмауларын сорыйбыз. Урман – ул байлык, яшәү чыганагы, газиз республикабызның экологик куркынычсызлык нигезе. Аны саклаудан бездән тора». 

Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, урманнарда түбәндәгеләр тыела:

1) ылыслы яшь урманнарда, янгын булып узган, зыян салынган урын кишәрлекләрендә, торфлыкларда, агачлар киселгән (диләнкеләрдә), агач кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән үзагачтан чистартылмаган урыннарда, үләне корыган урыннарда, шулай ук агачларның ябалдашлары астында учак ягу;

2) янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсеннән көл, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ташлау;

3) ау вакытында ягулык яисә пыскып торучы материаллардан бөкеләр куллану;

4) бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, пәҗи, мамык һ.б.) шуның өчен махсус каралмаган урыннарда калдыру;

5) двигатель эшләп торганда эчке янулы двигательләр бакларына ягулык салу, туклану системасы төзек булмаган двигательле машиналардан файдалану, шулай ук ягулык салына торган машиналар янәшәсендә тәмәке тарту яисә ачык уттан файдалану;

6) урманнарны көнкүреш, төзелеш һәм башка төр калдыклар белән чүпләү.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International