Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Алабуга муниципаль районында булды. Анда ул «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ генераль директоры Али Кылыч белән очрашты. Очрашуда министр урынбасары Рәис Гомәров катнашты.
Очрашу барышында Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач ташу мәсьәләләре каралды. Чарада катнашучылар агач әзерләү, ташу, бәя билгеләү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Белешмә өчен. KASTAMONU компаниясе 1969 елда HAYAT холдингы составында барлыкка килә, соңгысы 1937 елдан бирле эш алып бара. Kastamonu заводларында агач плитәләрен җитештерүнең гомуми еллык күләме 5 млн.м³ тәшкил итә, шулардан 2,45 млн.м³ – МДФ һәм 2,55 млн.м³ – ДСП. KASTAMONU Европада агач эшкәртү тармагындагы иң зур компанияләр бишлегенә керә.