15 нче июльгә кадәр Татарстанда урыны-урыны белән урманнарда янгын чыгу хәтәренең югары классы көтелә

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2020 елның 15 нче июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән урманнарда янгын чыгу хәтәренең югары классы көтелә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, 90% очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора.

Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында янгын куркынычы янаган хәлгә авиация ярдәмендә (1,2 млн. га) һәм җир өстеннән (11 мең га) космик мониторинг алып барыла. Шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли (тел. 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International