ТР Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре феромонлы тозаклар кулланып, зарарлы организмнар популяциясен күзәтә

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре феромонлы тозаклар кулланып, зарарлы организмнар популяциясен күзәтә. Бу атнада учреждение белгечләре тотылган бөҗәкләр санын исәпкә алу эшләрен башкарган һәм Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә кайры белән тукланучы типографка юнәлдерелгән феромон тозакларындагы диспенсерларны алмаштырган.

Тикшерү барышында тотылган бөҗәкләрнең аз булуы ачыкланган, бу, мөгаен, июньнең өченче декадасында төнлә һава температурасының түбән булуы белән бәйледер. Филиал хезмәткәрләре сүзләренә караганда, урманчылык территориясендә зарарлы организмнар популяциясен күзәтү агымдагы елның июль-сентябрь айларында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International