ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елның 2 нче кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу булачак

2020 елның 10 июле, җомга

2020 елның 21 нче июлендә, 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының агымдагы елның 2 нче кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу булачак. Чара Zoom платформасы базасында хуҗалык итүче субъектларга норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен массакүләм һәм типик бозуларны аңлату максатында, конференция режимында үткәреләчәк.

Шулай ук конференция кысаларында «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең урманнарны яңадан торгызуны һәм урманнарны үрчетүне камилләштерү өлешендә аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 19 июлендәге 212-ФЗ номерлы федераль закон таләпләре дә (урманнарны компенсацияле торгызу яки үрчетү тәртибе) каралачак.

Конференция сылтамасын, идентификаторын һәм паролен алу өчен Министрлыкка  gkn.mlh@tatar.ru электрон почтасы адресына хат җибәрергә кирәк яки 8 (843) 221-37-29 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен бозу, федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру буенча искәрмәләрне һәм аңлатмаларны кире элемтәнең түбәндәге каналларыннан файдаланып җибәрергә мөмкин:

– электрон почта адресы: gkn.mlh@tatar.ru;

– тел.: 8 (843) 221-37-29;

– Министрлыкка язмача мөрәҗәгать итү юлы белән, түбәндәге адрес буенча: 420124, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37А.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International