ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика урманчыларына яңа техникадан ачкыч тапшырды

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Бүген Казанның «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең җитәкчеләренә яңа урман патруле, урман янгыннарын сүндерү һәм урман хуҗалыгы техникасыннан ачкыч тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Тантаналы чара башланыр алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы урман комплексының торышы, учреждениеләрнең матди-техник базасы һәм «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында профильле бурычлар үтәлеше белән танышты. 

15 нче июльгә Татарстанда 2,8 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды, дип сөйләделәр аңа. Төбәк проектының максатчан индикаторы – «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» – 106% (планның 152%) тәшкил итә.

Җыелган кешеләрне сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген урманнарны саклау һәм яңадан торгызу – иң мөһим бурычларның берсе. «Урман - ул безнең байлыгыбыз. Республика кунаклары һәрчакта да бездәге урман һәм су киңлекләрен билгеләп үтә. Шул ук вакытта территориябезнең 17%ы гына урманлы. Безгә бу байлыкны саклап калу бик мөһим», – дип ассызыклады ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар әзерләүнең һәм урман тармагында буыннар бәйләнешен саклауның мөһимлеген аерым билгеләп үтте. Шулай ук республика алдында урманнарны торгызу өлкәсендә зур бурычлар тора. «Әле генә миңа илкүләм проектлар кысаларында күрелгән динамиканы күрсәттеләр. Без әлеге күрсәткечләргә 2024 елда гына ирешергә тиеш булган, ә быел исә планны арттырып үтәгәнбез һәм 106%ка җиткәнбез. Бу – республикадагы урман хуҗалыгы комплексының системалы эше. Безнең питомниклар, селекция үзәге, техника һәм белемле белгечләр булу – болар барысы да безгә әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә», – диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2010 елдан республиканың урман тармагы 1314 берәмлек техника алган. «Урман комплексы безнең өчен бик мөһим, дип ышандыра алам. Урманнан файдалануның барлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм урманнарны сакларга кирәк. Бу көннәрдә безгә аеруча уяу булырга кирәк. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында без урманнарыбызда махсус режим керттек. Бу чаралар безгә соңгы елларда урман янгыннарына юл куймаска ярдәм итә», – дип өстәде ТР Президенты. 

«Кадерле дуслар! Сезнең арада урман хуҗалыгының зур хезмәт коллективлары бар, алар республикабыз урманнарын саклау өчен хезмәт итә. Без шундый куәтле урман хуҗалыгы комплексы булуы белән горурланабыз, белгечләребез белән горурланабыз. Татарстан – сәнәгать төбәге, шуңа күрә монда бик зур техноген йөкләнеш бар. Урманнар булуы безгә бу куркынычларны киметергә мөмкинлек бирә. Монда сезнең һәм коллегаларыгызның хезмәте бик зур. Татарстанның тотрыклылыгына һәм экологик торышына керткән өлешегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә», – дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләр вәкилләренә. 

Аннары яңа техника ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Бүген Татарстан урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары автопаркы 112 берәмлек урман патруле, урман янгыннарын сүндерү һәм урман хуҗалыгы техникасы белән тулыланды, алар федераль һәм республика бюджетлары хисабына сатып алынган.

Министрлык карамагындагы учреждениеләргә ВАЗ-21214 базаында 62 берәмлек урман патруле машинасы, Шевроле Нива базасында 2 берәмлек урман патруле машинасы, УАЗ-390945 базасында 23 берәмлек урман патруле автомашинасы, УАЗ-374195 базасында 9 берәмлек урман патруле автомашинасы, УАЗ-390945 базасында кече урман патруле комплексы, АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы, гидроманипуляторы булган Камаз-43118 базасындагы 8 берәмлек сортимент ташу машинасы, 6 берәмлек «Беларус-82.1» тракторы тапшырылды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International