Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 17 июленә 1,7 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән, шул исәптән 1,1 мең гектардан ликвид булмаган агач җыештырып алынган. Республиканың Саба өйрәнү-сынау, Чирмешән һәм Кәләй урман хуҗалыклары хезмәткәрләре югары темпта эшли.
Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.