Тармак белгечләре гражданнарга һәм транспорт чаралары белән урманнарга килүне чикләү үзенчәлекләре турында аңлата

2020 елның 17 июле, җомга

Урман тармагы белгечләре халык арасында Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары белән керүне чикләү режимының үзенчәлекләре турында аңлату эшләре алып бара. Әйтик, ТР «Алабуга урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «ЕСН» телеканалы, «Яңа Кама» район газетасы һәм «Күңел» радиосы корреспондентларына әңгәмә биргән.

«Шулай ук, карар нигезендә, чикләүләр кертелүе, аның гамәлдә булу вакыты турында без урман юлларында кисәтү аншлаглары һәм шлагбаумнар урнаштырдык, – дип сөйләде «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев. – Тәүлек буе кизү тору оештырылды, дәүләт урман инспекторлары урман биләмәләрендә патрульлек итүне көчәйтте. Алабуга урман хуҗалыгы каршындагы II тип урман янгыннарын сүндерү станциясенең урман янгыннары турында хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен тулы әзерлеге тәэмин ителде».

Мондый эшләр хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык урманчылыкларында да алып барыла. Исегезгә төшерәбез, урманнарда югары класслы янгын чыгу хәтәре булу сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 14 июлендәге 589 номерлы карары белән Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары белән үтеп керүгә каршы 15 июльдән башлап 21 календарь көненә кадәр чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Урманда II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International