https://priroda.life сайтында Россиядә туризм-рекреация кластерлары оештыру һәм экотуризмны үстерүгә бөтенроссия конкурсы буенча гавами тавыш бирү дәвам итә. Конкурс «Экология» илкүләм проектының масштаблы бурычларын һәм Россия Федерациясендә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясен хәл итү өчен Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган комплекслы эшнең бер өлеше булды.
Татарстан Республикасыннан конкурста берьюлы 5 кластер катнаша, аларның һәркайсы бер яки берничә махсус сакланыла торган табигый территорияне үз эченә ала. Бу – «Кама Тамагы» (төбәк әһәмиятендәге «Лобач тавы» ландшафт юнәлешендәге дәүләт табигый заказнигы һәм төбәк әһәмиятендәге «Юрьев мәгарәсе» табигать һәйкәле), Түбән Кама («Түбән Кама» милли паркы), «Идел-Кама» (Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы), «Биектау» (төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигый тыюлыгы) һәм «Балык Бистәсе» (төбәк әһәмиятендәге «Шомбыт» дәүләт табигать зоология (аучылык) тыюлыгы).
Ачык тавыш бирү агымдагы елның 23 июленә кадәр дәвам итәчәк. Республика проектларына үз тавышыңны бирү өчен конкурс сайтында авторизация үтәргә, картада «География» бүлегендә Татарстанны сайларга һәм «лайк» куярга кирәк.
Беренче этап нәтиҗәләре буенча 28 июльдә конкурс комиссиясе 30 гаризаны сайлап алачак, аларның командалары акселерация программасында катнаша алачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган 10 территория туризм-рекреация буенча сынау кластерларын оештыруга ярдәм алачак.