Министрлыкта «Лесовоз» оператив-профилактик чарасына йомгак ясалды

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Лесовоз» оператив-профилактика чарасына йомгак ясалды. Операция агымдагы елның 15 июненнән 15 июленә кадәр үткәрелде.

Операция кысаларында 222 рейд уздырылган, урманнарда 222 дәүләт урман инспекторы һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең 126 хезмәткәре катнашкан. Урман материаллары белән төялгән 332 машина тикшерелгән, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28.1 статьясындагы 5 өлеше буенча, урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән теркәү документыннан башка агач ташыган өчен 2 административ эш кузгатылган.

Агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; юридик затларга карата,  агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка, 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International