Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында фәнни-белем бирү кластеры концепциясен эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Фикер алышуда Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ үсемлекләрне микроклонлы вегетатив үрчетү лабораториясе директоры урынбасары Наил Ханов, «Гафэль» ҖЧҖ җитәкчесе Алим Галимуллин, ТР Фәннәр академиясенең фәнни-инновация бүлеге баш белгече Айрат Байгильдиев һ.б. катнашты.
Киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов фәнни-белем бирү кластеры оештыру максатларының берсе – урман биоинженериясе өлкәсендә кадрлар әзерләү дәрәҗәсен күтәрү, дип билгеләп үтте.
«Проектны гамәлгә ашыру яшьләрне фәнни-техник һәм инновацияле эшчәнлеккә җәлеп итәргә һәм талантлы яшь галимнәрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге кластер Россия һәм чит ил университетларының студентлары, магистрантлары һәм аспирантлары өчен практика узу буенча фәнни база булып торачак, шулай ук Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге хезмәткәрләрен җәлеп итеп, федераль, төбәк һәм ведомство максатчан фәнни һәм фәнни-техник программалар һәм проектлар буенча проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге биреләчәк», – диде ул.
Утырыш барышында әлеге проектны гамәлгә ашыруны финанслау, төбәк хакимияте һәм мәгариф оешмалары кооперациясе, квалификацияле белгечләр әзерләү, урман тармагында фәнни ачышларны, тикшеренүләрне һәм алдынгы технологияләрне куллану һ.б. мәсьәләләр каралды. Бу мәсьәлә буенча киләсе фикер алышу агымдагы елның август аенда, икенче декадасына билгеләнде.