Республиканың урман тармагы белгечләре квалификацияләрен күтәрә

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре квалификация күтәрү курслары уза. «Кадрлар сәясәтенең төп максаты – кадрлар потенциалын саклап калу, ныгыту һәм үстерү, производствода хезмәт һәм һөнәри үсеш өчен уңай шартлар тудыру, – ди Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Лилия Мортазина. – Быел, килеп чыккан санитар-эпидемиологик хәл аркасында, квалификацияне күтәрү курслары дистанцион режимда үткәрелде. Шулай итеп, икенче квартал эчендә 7 кеше белем алды – бу Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы урманчылыклары һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре».

Укулар «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты» ӨҺБ ФАУ һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында оештырылды, дип өстәде Лилия Мортазина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International