Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Татарстан радиосы»нда «Урманнарны саклау» төбәк проекты турында сөйләде

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Татарстан» ДТРК радиосының «Татарстан – илкүләм проектлар» тапшыруында кунак булды. Анда ул 2020 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының беренче нәтиҗәләре турында сөйләде.

Илгизәр Зарипов искә төшергәнчә, төбәк проектын гамәлгә ашыру ике максатчан индикаторка ирешүне үз эченә ала. Беренче күрсәткеч – «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте,%». 2020 елга күрсәткечнең проект күрсәткече 69,8% тәшкил итә. 2024 елга ул 100% булырга тиеш.

«Быел Татарстан Республикасында язгы урман культуралары сезоны 10 апрельдә башланып, 18 майда тәмамланды. Бу чорда республикада 2305 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды. Шуның 2193 гектарында урман культуралары утыртылды, 103 гектарда – урманнарны үрчетү, 9 гектарда катнаш урман торгызу эшләре башкарылды», – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов.

Хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары хезмәткәрләре табигый урман торгызуга ярдәм итү эшләренә керешкән. Агымдагы елның 23 июленә мондый чаралар 504 гектар мәйданда үткәрелгән. Урманнарны яңадан торгызуның әлеге ысулы туфрак өслеген минераллаштыру, табигый үстерү һәм агачларны аударганда шытымнарны саклап калу юлы белән кыйммәтле токым шытымнарының табигый торгызылуы өчен иминлекле шартлар булдырудан гыйбарәт.

«Бүгенге көндә «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» дигән максатчан индикатор күрсәткече 106% тәшкил итә (планның 152%)», – дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары.

Төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә» тора. Агымдагы елга аларның пландагы күрсәткечләре – 11,4 тонна орлык һәм 31 млн. данә кәлшә.

Бүгенге көндә Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре тарафыннан 529 килограмм орлык җыелган, шулардан 387 кг – нарат, 103 кг – чыршы, 20 кг – карагай, 19 кг – башка токым. Орлыкларның төп өлеше агымдагы елның август һәм сентябрь айларында җыелачак.

Икенче күрсәткеч «еллар буенча урман янгыннарыннан күрелгән зыян» дип атала. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы белешмәләренә караганда, быел, 22 июльгә карата, Татарстан Республикасы территориясендә 529 термик нокта теркәлгән. Шушы термик нокталарның 235 очрагы урман фонды территорияләренә чиктәш булган гомуми 65,7 гектарда янып китү очраклары турында раслаган. Урман фондында теркәлгән янгыннар юк.

«Татарстанда урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, гражданнар һәм транспорт чаралары өчен урманнарга килү буенча  15 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде, – диде Илгизәр Зарипов. – Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнде. Тармакта эшләүчеләр чикләү кертелүе турында кисәтү аншлаглары урнаштырды, анда бу чикләү чорының гамәлдә булу вакыты турында әйтелгән, шулай ук урман юлларында да шлагбаумнар урнаштырылды».

Урманда II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

Тулаем алганда, 2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 197,7 млн. сум акча бүлеп бирелде, шул исәптән урман янгыннары һәм урман культурасы техникасы сатып алуга – 46,4 млн. сум. Әлеге акчаларга 9 берәмлек янгын сүндерү автоцистернасы, 2 берәмлек кече урман патруле комплексы, янгынга каршы югары басымлы 2 җайланма, 8 берәмлек АЛП-1 урман утырту агрегаты, урман буразналары сызу буенча КЛБ-1,7 дигән 8 җайланма һәм 7 берәмлек ПКЛ-70 сабаны сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International