Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтының элеккеге җитәкчесе Николай Александрович Моисеевның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Күренекле галим, Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе, РФА академигы Николай Моисеев 1977-1997 елларда «ВНИИЛМ» ФБУ җитәкли. Аның җитәкчелегендә институт илнең иң мөһим фәнни-техник үзәкләренең берсенә әверелә.
Николай Александрович – 600дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 40 монография, дәреслекләр һәм урман корылышы буенча брошюралар авторы. Әлеге хезмәтләр урман хуҗалыгын үстерүдәге төп юнәлешләрне нигезләүдә һәм тармактагы кулланма бурычларны хәл иткәндә киң кулланыла. Аның төп хезмәтләре: «Россиядә урман корылышы» монографиясе (2014), «Урман фәнен үстерү тактикасындагы стратегия турында» монографиясе (2014), «Табигатьтән файдалану икътисады» дәреслеге (авторлар коллективы), югары уку йортлары студентлары өчен «Урман хуҗалыгы икътисады» уку әсбабы (2012) һ.б.
Николай Моисеев 2020 елга кадәр Россия Федерациясе Урман комплексын үстерү стратегиясен эшләүчеләрнең берсе булды. Ул урман ресурсларын яңадан торгызуның принципиаль яңа теориясн эшләде, аның нигезендә урманнар белән тотрыклы идарә итүне, Россия Федерациясе урман хуҗалыгын финанслау системасын оештыру буенча тәкъдимнәр эшләнде.
Казанышлары һәм фәнни яктан ирешкән уңышлары өчен Николай Александрович Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән, «Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе», «РСФСРның Атказанган урманчысы», «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы» исемнәренә һ.б. лаек булган.