Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының өченче ротациясен чәчү эшләре бара. «Барлыгы 3 миллион данә нарат орлыгы һәм 1 миллион данә каен орлыгы чәчү планлаштырыла. Эшләргә 10 кеше җәлеп ителгән», – дип сөйләде үзәк инженеры Айрат Әхтәмҗанов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең җитештерү куәте елына ябык тамыр системасы белән үстерелгән 12 млн. данә кәлшә тәшкил итә. Беренче һәм икенче ротация кысаларында биредә 5 млн. гадәти нарат орлыгы, 1 млн. данә чыршы орлыгы, 1,2 млн. данә каен орлыгы һәм 800 мең данә караган орлыгы чәчелгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, стандарт утырту материалы үстерү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. 2019 елда Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә һәм 50 базислы урман питомнигында 33,2 млн. данә (планның 107%) үсенте үстерелгән. Ылыслы токымнардан – 25,6 млн. данә, яфраклы токымнардан – 6,4 млн.данә, куаклар – 1,2 млн. данә.
2020 елда 30,9 млн. данәдән артык стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.