Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның кысаларында, агымдагы елның 27 июленә, республикада 850 га мәйданда табигый урман торгызу эшләре башкарылган. Урманнарны яңадан торгызуның әлеге ысулы туфрак өслеген минераллаштыру, табигый үстерү һәм агачларны аударганда шытымнарны саклап калу юлы белән кыйммәтле токым шытымнарының табигый торгызылуы өчен иминлекле шартлар булдырудан гыйбарәт. Быел мондый эшләр барысы 2480 га мәйданда башкарылачак.
Исегезгә төшерик, элегрәк төбәк проекты буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тарафыннан 2304,6 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган иде. Шулардан 2193 га мәйданда урман культуралары утыртылган, 102,6 гектарда урманнар үрчетелгән, 9 гектарда катнаш урман торгызу эшләре алып барыла.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә» тора. 2020 елга аларның пландагы күрсәткечләре – 11,4 тонна орлык һәм 30,9 млн. данә кәлшә.
Бүгенге көндә Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре тарафыннан 529 килограмм орлык җыелган, шулардан 387 кг – нарат, 103 кг – чыршы, 20 кг – карагай, 19 кг – башка токым. Орлыкларның төп өлеше агымдагы елның август һәм сентябрь айларында җыелачак.
Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.