Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада Казан районара табигать саклау прокуратурасы, Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы, Федераль таможня хезмәтенең Татарстан таможнясы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкилләре һ.б. катнашты.
Утырыш башында Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман төзелеше бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамил Гыйльмашин чыгыш ясады. Ул 2016-2020 елларда гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен агач әзерләү турындагы мәгълүматлар турында җиткерде.
Алга таба киңәшмәдә катнашучылар Архангельск өлкәсе тәҗрибәсе турында фикер алышты, анда 2018 елда агач әйләнеше өлкәсендә Хартия кабул ителгән. Килешү төбәкнең урман сәнәгате комплексында эшләүче компанияләр өчен әзерләнгән. Әлеге Хартияне имзалаган предприятиеләр үз бизнесларының максималь ачык булуын тәэмин итү, салым түләүләрен түләмәгән яки өстәмә хакка салым суммаларын законсыз кайтару схемаларында катнашу хисабына конкурентлы өстенлекләр алмау бурычын үз өстенә ала.
Утырыш ахырында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Лилия Нәбиуллина һәм Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады.
Айрат Әхмәров 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру йомгаклары һәм агымдагы елның 15 июненнән 15 июленә кадәр үткәрелгән «Лесовоз» оператив-профилактика чарасы турында сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, операция барышында 222 рейд үткәрелгән, аларда 222 дәүләт урман инспекторы һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең 126 хезмәткәре катнашкан. Урман материаллары белән төялгән 332 машина тикшерелгән, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28.1 статьясындагы 5 өлеше буенча, урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән теркәү документыннан башка агач ташыган өчен 3 административ эш кузгатылган.