Көзге чорда Татарстанда 2 мең гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылачак

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Сентябрь башында Татарстан Республикасында 2020 елның көзге урман культуралары сезоны ачылачак. Әлеге чорда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган урман хуҗалыклары хезмәткәрләренә 2 мең га мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләрен башкарырга кирәк булачак. Шулай ук киләсе ел культурасы өчен 1,4 мең га мәйданда туфрак участокларын әзерләү һәм 11,4 тоннадан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү дә планлаштырыла.

Хәзерге вакытта республикада урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау, ауган агачлардан чистарту һәм кыр саклагыч урман утыртмалары арасында сайланма кисү эшләрен башкару дәвам итә.

Белешмә өчен. 2020 елда Татарстан Республикасында 2304,6 га мәйданда урман торгызылган. Шулардан 2193 га мәйданда урман культуралары утыртылган, 102,6 гектарда урманнар үрчетелгән, 9 гектарда катнаш урман торгызу эшләре алып барыла. Шулай ук 1934 га мәйданда (1895 га – яр-сыза, 39 га – кыр саклагыч) саклагыч урман үсентеләре утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International