Министрлыкта ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча баланс комиссиясе утырышы узды. Утырыш ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров рәислегендә видеоконференция режимында узды. Чарада Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре Азат Корбанов, Чулпан Булатова, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырыш барышында ведомство карамагындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре Рәис Гомәровка агымдагы елның 6 аенда башкарылган эшләр, төп финанс нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре турында сөйләде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары товар продукциясе җитештерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү, республика предприятиеләренә агач ташу һәм техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү мәсьәләләренә тукталды. Ул ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюровның учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру планын эшләү кирәклеге турындагы йөкләмәсе хакында искәртте. «Муниципаль районнарда предприятиеләр һәм оешмаларга нинди хезмәтләр күрсәтә аласыз, шул хакта анализ ясагыз, – диде Рәис Гомәров. – Шулай ук бюджетка салым һәм иминият түләүләре буенча бурычларны түләү, хезмәт хакы түләү мәсьәләләрен дә даими контрольдә тотарга кирәк. Безнең төп байлыгыбыз – кешеләр, шуңа күрә төп приоритет – имин хезмәт шартлары тудыру һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International