ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Һавадан торып лазер белән сканерлау һәм аэрофотосурәткә төшерү мәгълүматлары ярдәмендә урман корылышы үткәрү» проекты тәкъдир ителде

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Бүген «Иннополис университеты» югары белем бирүче автоном коммерциясез оешмасы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренә «Һавадан торып лазер белән сканерлау һәм аэрофотосурәткә төшерү мәгълүматлары ярдәмендә урман корылышы үткәрү» проектын тәкъдир итте.

Әлеге проектның максаты, аерым торучы һәр агачның тирәлектә урнашкан урыны, токымы, биеклеге, диаметры һәм мәйдан берәмлегенә карата агач кәүсәләренең саны кебек урман корылышы характеристикаларын алу өчен, һавадан торып лазер белән сканерлау һәм аэрофотосурәткә төшерү мәгълүматларыннан файдалану мөмкинлеге турындагы гипотезаны тикшереп караудан гыйбарәт.

Фикер алышу барышында урман корылышына бәйле агымдагы вәзгыять, таксацияләүдә яңа алымнар куллануның алшартлары, 2021 елга республикада урман хуҗалыгын цифрлаштыру планнары, шулай ук тулаем урман комплексын цифрлы нигездә трансформацияләү мәсьәләләре турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International