Лениногорск урманчылыгы белгечләре шәхси ихтыяҗлар өчен диләнке аерып чыгару эшләрен башкарган

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Лениногорск урманчылыгы белгечләре Иске Куак участогының 1 бүлемтегендәге 62 кварталда, визирларны үлчәп һәм кисеп, кишәрлек периметры буйлап чик баганалары урнаштырып, тиешле ОСТа 56-40-80 «Табигый, урман корылышы билгеләре»н урнаштырып, шәхси ихтыяҗлар өчен урман диләнкеләрен бүлеп бирү эшләрен уздырган.

«Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» 2008 елның 22 маендагы 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 7 статьясындагы 1 өлеше нигезендә гражданнар, кирәк булганда, үз ихтыяҗлары өчен түбәндәгеләрне әзерли ала:

- 25 елга бер тапкыр йорт һәм каралты-кура төзелеше өчен 100 куб. метрга кадәр агач материалын;

- 10 елга бер тапкыр йорт һәм каралты-кура ремонты өчен 50 куб. метрга кадәр агач материалын;

- хуҗалыкта биналарны җылыту өчен елга бер тапкыр 20 куб. метрга кадәр агач материалы, шул ук вакытта агач материалы бүлеп бирү өчен нинди дә булса ташламалар каралмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International