ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елның 1 яртыеллыгында федераль бюджетка бурычларны түләттерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елның 1 яртыеллыгында федераль бюджетка бурычларны түләтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә Департамент җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Ковалев рәислегендә узды.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре Азат Корбанов һәм Алексей Мосунов катнашты.

Киңәшмә тәмамланганнан соң, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының «Федераль округларда урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү штаблары турында» 2017 елның 20 мартындагы 121 номерлы боерыгы белән расланган Федераль округларда урман янгыннарын сүндерү буенча штабларның эш тәртибе нигезендә Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булды.

Татарстан урманнарында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International