«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарня яклау үзәге белгечләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре белән берлектә, Шәһәр яны, Зеленодольск, Арча һәм Исләйтар урманчылыклары территориясендә урнашкан урман орлыкчылык объектларында вак ылыслы токым орлыкларын хуҗалык өчен җыю мөмкинлеген билгеләгән. Эшләр 2020 елга урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы буенча дәүләт йөкләмәсе кысаларында башкарылган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, гади наратның 21,4 га мәйданлы урман орлыгы плантацияләрендә җыеп алу ихтималы булган орлык күләме 4 кг тәшкил итә, гомуми мәйданы 47,8 гектар булган гади наратның даими урман-орлыклары кишәрлекләрендә – 11 кг, 24,9 гектар мәйданлы чыршы участокларында – 5 кг.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманнарны торгызу эшләрен яхшыртылган нәсел үзенчәлекләре булган орлыклар белән тәэмин итү максатларында 86 га мәйданда урман орлыгы плантацияләре бар, шулай ук 1250 га мәйданда даими урман орлыклары участоклары урнашкан. Әлеге мәйданнарның төп өлешен сабаклы имән алып тора – 89%, гади нарат – 7%, Европа чыршысы – 3% һәм Себер карагае – 1%.