Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Дрезденның Техник университеты (Германия Федератив Республикасы) арасында хезмәттәшлек дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, быел, пандемия башланганчы, «Усак утыртмалары арасында тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану «ASTAT» дигән яңа уртак фәнни-тикшеренү проекты буенча фикер алышу максаты белән университет делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килгән иде. Университет хезмәткәрләре Министрлыкта, Алексеевск һәм Нурлат муниципаль районнарында булдылар һәм Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән танышты.
Хәзерге вакытта Дрезден Техник университетының Урман белеме һәм урманны яклау институтының урманчылык кафедрасы докторы Алинә Насыйбуллина Нурлат урманчылыгының урман фонды территориясендә үсентеләр торышын җентекләп тикшерә. Аның нәтиҗәләре буенча төп үсентеләрне үстерү һәм аларны карау буенча урман хуҗалыгы чаралары комплексы эшләнер дип көтелә, шулай ук бу токым агачын эшкәртүне оештыру буенча тәкъдимнәр дә булачак.