Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларында төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, 2020 елның 21 августына 546 кг орлык әзерләнгән, шулардан 404 кг – нарат, 103 кг – чыршы, 16 кг – карагай, 23 кг – башка токым. Орлыкларның шактый өлеше агымдагы елның сентябрендә җыелачак.
Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Проект нигезендә, быел 11,4 мең килограммнан артык орлык әзерләү планлаштырыла.