Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Аркадий Ильич Кармаков вафат булу сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Без сезнең белән бергә хәсрәт хисләре кичерәбез. Аркадий Ильич югары квалификацияле белгеч, җаваплы, инициативалы, игелекле һәм ярдәмчел кеше иде. Ул Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерүгә, урманнарны саклау чаралары системасын, имән үстерү буенча чаралар комплексын эшләүгә һ.б. бәяләп бетергесез өлеш кертте.
Кармаков Аркадий Ильич (01.05.1939 – 23.08.2020) урман тармагына 40 елдан артык гомерен багышлады. Әлмәт урман хуҗалыгы ярдәмчесе, Кама урман хуҗалыгының Берсут участогы урманчысы, өлкән инженер-урман патологы, ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм урманнарны саклау бүлегенең районара өлкән инспекторы булып эшләде. Фидакарь хезмәте һәм эшкә бирелгәнлеге өчен ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, «РСФСР урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен», «Россия Федерациясенең дәүләт урман сагында хезмәт итүгә ХL ел» билгеләре һ.б. белән бүләкләнгән.
Аркадий Кармаков белән хушлашу тантанасы иртәгә, 25 августта, 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы, Шумково авылы зиратында узачак.