Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «2020 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров башкарылган эшләр һәм киләсе чорга бурычлар турында сөйләде.
Министр искәртеп узганча, төбәк проектының төп максаты – урманнарны киметү һәм яңадан торгызу балансын 2024 елга 100% дәрәҗәсендә тәэмин итү. Әлеге максатка ирешү өчен ике максатчан индикатор билгеләнгән. Беренче күрсәткеч – «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте,%». 2020 елда проект күрсәткече 69,8% тәшкил итә.
«Агымдагы елда Татарстан Республикасында язгы урман культуралары сезоны 10 апрельдә ачылды һәм 18 майда тәмамланды. Аномаль җылы кыш аркасында без 10 көнгә иртәрәк эшкә керештек. Бу чорда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тарафыннан төбәк проекты буенча 2305 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды. 2193 гектарда урман культуралары утыртылды, 103 гектарда урманнар үрчетелде, 9 гектарда катнаш урман торгызу эшләре башкарылды», – дип сөйләде Равил Кузюров.
Хәзерге вакытта республикада тагын бер төр эш башкарыла, ә атап әйткәндә – табигый урман торгызуга ярдәм ителә. Агымдагы елның 24 августына мондый чаралар 1047 га мәйданда үткәрелгән. Урманнарны яңадан торгызуның әлеге ысулы туфрак өслеген минераллаштыру, табигый үстерү һәм агачларны аударганда шытымнарны саклап калу юлы белән кыйммәтле токым шытымнарының табигый торгызылуы өчен иминлекле шартлар булдырудан гыйбарәт. Мондый эшләр барлыгы 2480 га мәйданда башкарылачак.
«Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 елда өлгергән, картайган агачларны тоташ кисү һәм тоташ санитар кисү нәтиҗәсендә киметелгән урман мәйданы 2496 гектар булды, һәлак булган урман утыртмалары мәйданы 167 гектар иде. «Шулай итеп, бүгенге көндә «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» дигән максатчан индикатор күрсәткече 130% тәшкил итә (планның 181%)», – дип хәбәр итте министр.
Төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә» тора. Агымдагы елга аларның пландагы күрсәткечләре – 11,4 тонна орлык һәм 31 млн. данә стандарт утырту материалы.
Бүгенге көндә Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре тарафыннан 556 килограмм орлык җыелган, шулардан 404 кг – нарат, 103 кг – чыршы, 16 кг – карагай, 23 кг – башка токым. Орлыкларның шактый өлеше агымдагы елның сентябрендә җыелачак.
«Икенче күрсәткеч «еллар буенча урман янгыннарыннан килгән зыян» дип атала. Ул стихияле, фаразланмый торган табигый күренеш нәтиҗәсенә бәйле рәвештә, сан ягыннан билгеләнмәгән, – диде Равил Кузюров. – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының читтән торып мониторинглау мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, быел 24 августка Татарстан Республикасы территориясендә 600 артык термик нокта теркәлгән. Әлеге термик нокталарның 249 очрагы урман фонды территорияләренә чиктәш булган гомуми 68,8 гектарда янып китү очраклары турында раслаган. Урман фондында янгыннар теркәлмәде».
Тулаем алганда, 2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 197,7 млн. сум акча бүлеп бирелде, шул исәптән техника сатып алуга – 46,4 млн. сум. Әлеге акчаларга 8 берәмлек урман утырту агрегаты, 21 берәмлек урман саклау культиваторы, 7 берәмлек сабан, 9 берәмлек янгын сүндерү автоцистернасы, 2 берәмлек кече урман патруле комплексы һәм янгынга каршы югары басымлы 2 җайланма сатып алынды.