ТР Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре феромонлы тозаклар кулланып, зарарлы организмнар популяциясен күзәтүне дәвам иттерә

2020 елның 25 августы, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре феромонлы тозаклар кулланып, зарарлы организмнар популяциясен күзәтүне дәвам иттерә. Узган атна ахырында учреждение белгечләре Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә урнаштырылган ау бөҗәкләренең санын исәпкә алу эшләрен үткәргән.

Тикшерү барышында типограф-кайры ашаучы кортларның саны түбән булуы билгеләнгән. Тулаем алганда, май аенда башланган күзәтүләр нәтиҗәсендә урманчылыкта бу корткычның уртача саны кимү күзәтелә, участокларда патологик кимү күренеше норма чикләрендә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайры белән тукланучы типограф корткычы чыршы агачлары өчен куркыныч тудыра. Аның тормыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә агачлар зәгыйфьләнә, икенчел корткычлар белән зарарлана, нәтиҗәдә һәлак була. Кайры белән туклана торган типограф корткычларының күпләп үрчүе катастрофик характерда була һәм зур-зур урман биләмәләренең тулысынча һәлак булуына китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International