Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре турында фикер алыштылар

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлык хезмәткәрләре, урманчылыкларларның җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 26 августына Татарстан Республикасында 14,2 мең га мәйданда урман патологиясен тикшерү эшләре башкарылган, 2,2 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары гамәлгә ашырылган, шул исәптән 1,5 мең гектарда ликвид булмаган агачлар җыелган. Минзәлә, Мамадыш, Шәһәр яны, Әлки, Азнакай, Чирмешән, Әгерҗе, Зәй, Кызыл Йолдыз, Саба, Тәтеш һәм Лубян урман хуҗалыклары белгечләре урман патологиясен тикшерү планын үтәгән. Санитар-савыктыру чараларын үтәү буенча алдынгылар рәтендә Кәләй, Кызыл Йолдыз, Лениногорск, Тәтеш, Чирмешән, Мамадыш, Азнакай, Исләйтар, Кама һәм Лаеш урман хуҗалыклары хезмәткәрләре бар.

Илгизәр Зарипов Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты. «Безнең төп бурычларыбызның берсе – начар һава шартларыннан һәм туфрак-климатик факторлардан зыян күргән урман утыртмалары мәйданнарын киметү», – дип ассызыклады ул.

Шулай ук киңәшмә кысаларында «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 2020 елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре һәм урман комплексы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру мәсьәләләре дә каралды.

«Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән дәүләт казна учреждениеләре – урманчылыклардагы хезмәткәрләрнең хезмәт хакларына республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Шулай итеп, быелдан уртача хезмәт хакы – 36%ка, ә 2021 елдан 72%ка артачак. Без әлеге чаралар тармакта белгечләрне беркетүгә ярдәм итәр дип өметләнәбез»,­ – дип йомгаклады Илгизәр Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International