Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Мөслим муниципаль районында булды

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районына эш визиты белән барды.

Килеп җитү белән ул Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә Белем көне уңаеннан оештырылган тантаналы линейкада катнашты. «Бүген барлык укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен көтеп алынган көн. Бигрәк тә ул мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр өчен дулкынландыра, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Мин сезне чын күңелдән уку елы башлану белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Сезнең мәктәптә һәр көнегез файдалы белемнәр, якты хис-кичерешләр һәм гаҗәеп ачышлар белән тулып торсын».

Аннары, эш сәфәре кысаларында, министр «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомнигын карады. Ул Минзәлә урманчылыгының Усы кишәрлегендәге 31 нче кварталында урнашкан. Җитәкче-урманчы Илнар Әхмәтгалиев быел урманчылык территориясендә 141 га мәйданда – урман культуралары утырту, 27 га – яклагыч урман утыртмалары утырту, 10 га – табигый урман торгызу, 1 гектарда питомникларда орлык чәчү эшләре башкарылганлыгын сөйләде.

Шунда ук министр «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре белән дә очрашты. Очрашу барышында 2020 елның 8 аенда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында фикер алышынды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International