ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды. Утырыш Департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев, Дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамил Гыйльманшин һәм урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.

Киңәшмә барышында Александр Орнатский Идел буе округы субъектларында урманнарда янгын куркынычы сезоны барышына, «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман янгыннары техникасы сатып алуга һ.б. тукталды. Ул чарада катнашучыларны агымдагы елның сентябрендә урманнарда янгын куркынычсызлыгына контрольне киметмәскә чакырды.

Утырыш кысаларында шулай ук урман хуҗалыгын цифрлаштыру, «Цифрлы урман» платформасы оештыру һәм «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясен үткәрү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International