Татарстанда көзге урман культуралары сезоны башланды

2020 елның 4 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында көзге урман культуралары сезоны башланды. Әлеге чорда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләренә 2,1 мең га мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләрен башкарырга, 1,4 мең гектар мәйданда туфрак участокларын киләсе ел культуралары өчен әзерләргә, 10 мең кг артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләргә һәм базислы урман питомникларында утырту материалына инвентаризация ясарга кирәк булачак.

Министрлык белгечләре мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 4 сентябренә 546 кг орлык әзерләнгән, шулардан 404 кг – нарат, 103 кг – чыршы, 16 кг – карагай, 23 кг – башка токым. Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International